Дистанцион сатып алуны ничек дөрес башкарырга?

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Кулланучылар арасында үзизоляция режимы чорында читтән торып, интернет-кибетләр аша товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алу ысулы зур популярлык казана. Дистанцион сатып алуны ничек дөрес башкарырга? Нинди дә булса параметрлар буенча килмәгән товарны ничек кире кайтарырга? Зур габаритлы товарны кем китерергә тиеш? Мондый сораулар кайнар линия телефонына еш килә.

Законны аңлату өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгеч-экспертлары «Ситилинк» электрон техника кибетенең дистанцион ысул белән сатып алынган товарлар җибәрү пункты консультантлары белән очрашу үткәрде.

Консультантларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы (26.1 статья) һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 27.09.2007 ел, № 612 карары белән расланган дистанцион ысул белән товарлар сату Кагыйдәләре аңлатылды.

Дистанцион сатуда нинди товарларның тыелуы турында аңлаттылар:

Закон нигезендә, интернет аша алкоголь продукциясен, кайбер төр дару препаратларын сату тыела.

Намуслы сатучы сайтта сатып алучыны закон белән таныштыруны таләп итә торган бөтен мәгълүматны урнаштырырга бурычлы: юридик адрес, ОГРН, сатучының тулы исеме. Югарыда күрсәтелгән Кагыйдәләр нигезендә, сатучы ваклап сату-алу килешүе төзелгәнче сатып алучыга товарның төп куллану үзенчәлекләре һәм сатучының адресы (урнашу урыны), товарның җитештерү урыны, сатучының фирма исеме, бәясе һәм сатып алу шартлары турында мәгълүмат бирергә тиеш.

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә килеп туган барлык сораулар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләренә 71-43-03 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International