Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына кулланучы мөрәҗәгать итте: ул спорт кибетендә тимераяклар сатып алган, өйдә аларны тыгызрак оекбашлар белән киеп карагач, аларның кысан булуын ачыклаган. Кибеткә тимераякларны алыштыру таләбе белән мөрәҗәгать иткән, тик анда кирәкле размердагы тимераякның сатуда булмавын хәбәр иткәннәр. Яңа партия килүен көтәргә кушып, кулланучыга акчаны кире кайтарудан баш тартканнар. Бу ситуациядә нишләргә?
Белгеч аңлатма бирде, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 25 статьясы нигезендә, кулланучы 14 көн эчендә, форма, габаритлар, фасон, төсе, үлчәме яки комплектациясе буенча килмәсә, азык-төлек булмаган товарны шундый ук товарга алыштыра ала. Азык-төлек булмаган товарны алыштыру аның товар төре, куллану үзлекләре, пломбалар, фабрика ярлыклары сакланса, шулай ук чек булганда башкарыла.
Әгәр товар сатучыга мөрәҗәгать иткән көнне сатуда юк икән, кулланучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм күрсәтелгән товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Кулланучының күрсәтелгән товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару турындагы таләбе күрсәтелгән товарны кире кайтарганнан соң өч көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш. Кулланучы белән сатучы килешүе буенча товарны алыштыру шундый ук товарны сатуга алганда каралырга мөмкин. Сатучы кулланучыга сатуга шундый ук товарның килүе турында кичекмәстән хәбәр итәргә тиеш.
Бу вәзгыять уңай хәл ителде, кулланучыга акча кире кайтарылды.