Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Арча шәһәрендә яшәүче бер ханым, йөк ташучылар зур габаритлы товарны фатирга китергәндә һәр этаж өчен түләргә дигән таләпләре законлымы, дип мөрәҗәгать итте.
Бүлек белгече тарафыннан гражданлык законнары нормаларын аңлату буенча консультация бирелде. Барысы да җиһаз сатып алганда рәсмиләштерелгән документларда (шартнамә, квитанция һ. б.) илтеп тапшыру шартлары ничек формалаштырылуына бәйле.
Ике төп вариант булырга мөмкин:
- килешүдә (квитанцияләр) кыска гына әйтеп үтелергә мөмкин: илтеп тапшыру өчен түләү фәлән кадәр. Бу очракта йөк ташучыларның өстәмә түләү таләп итүләре дөрес түгел, ә РФ Гражданнар кодексының 499 ст. кагыйдәләре кулланыла. Әлеге нормалардан чыгып, товар сатып алучы күрсәткән урынга китерелергә тиеш. Ягъни, шартларны сез куясыз: фатирга, димәк, фатирга. Өстәмә түләүсез.
- Фирма килешүендә (квитанция) китереп бирү өчен түләүне билгеләү тәртибен (квитанцияләрне) алдан язып куйган, анда турыдан-туры күрсәтелә: бәясе, товарны күтәргәндә этажлар санына карап исәпләнә. Ул чакта йөк ташучыларның таләпләре урынлы.