Биектау районында кулланучылар белемен арттыру өчен семинар узды

2020 елның 27 ноябре, җомга

2020 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Биектау муниципаль районы территориясендә кулланучылар белемен арттыру, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинарлар сериясе үткәрде.

Семинарлар барышында катнашучыларга алкогольле продукцияне сату өлкәсендә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне куллану базары өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.

Катнашучылар барысы да Россия Федерациясе Гражданнар кодексының, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының, «Мәҗбүри сертификатлаштырылырга тиешле продукциянең бердәм исемлеген раслау турында» 2009 елның 1 декабрендәге 982 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте Карарының һәм «Ярашлылык турында Декларация кабул итү формасында раслана торган продукциянең бердәм исемлеген раслау турында» 22.11.1995 ел, №171-ФЗ Федераль закон нормаларының төп нигезләмәләре, «Этил спиртын җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләти җайга салу турында» 22.11.1995 ел, № 171-ФЗ, һәм башка мәсьәләләр каралды.

Законнардагы соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып, алкогольле продукция белән эшләүгә аерым игътибар бирелде, шул исәптән БДАМСта тиешенчә исәпкә алу өлешендә дә. Семинар кысаларында Россия Федерациясе законнарының еш очрый торган бозылулары һәм конфликтлы хәлләрне җайга салу ысуллары каралды.

Хезмәткәрләр сатып алучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм гамәлдәге законнар нигезендә үз эшчәнлекләрен тормышка ашыру белән кызыксынуларын белдерделәр.

Шуңа күрә, Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече дежур тору барышында кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товар турында кирәкле мәгълүмат булу, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында таләпләр аңлатылды.

Семинар коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле хәлне исәпкә алып үткәрелде һәм хезмәткәрләргә шәхси саклану чараларын үтәү кирәклеге турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International