Алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә яңа хокук бозулар ачыкланды

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Азнакай районы прокуратурасы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгечләре белән берлектә, Азнакай районы территориясендә алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнарның үтәлешен тикшерү барышында берьюлы ике кибеттә хокук бозу очракларын ачыклады. «Чишмә» кибетендә этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне исәпкә алуның билгеләнгән тәртибен бозу ачыкланган, җаваплылык РФ КоАП 14.19 статьясында каралган. «Ромашка» кибетендә яраклылык вакыты чыккан ике атамадагы «Охота крепкое» сыра эчемлеге сатылган, ягъни РФ КоАП 14.33 ст.2 өлеше бозылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International