Сәүдә объектында укыту семинары узды

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

2020 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре хосусый эшмәкәр Сәфәровның сәүдә объектында уку-укыту семинары үткәрде.

Семинар барышында РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары нигезендә аңлатмалар бирелде. Сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру дөреслеге, текстиль һәм трикотаж әйберләрен сату үзенчәлекләре, шулай ук сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасы турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук җитештерүчеләр турында кирәкле мәгълүмат бирелгән «Кулланучы өчен почмак»ны рәсмиләштерү, сыйфатлы һәм сыйфатсыз продукцияне алыштыру һәм кире кайтару, бердәм бәяләрне рәсмиләштерү һ. б. мәсьәләләр каралды.

Чара ахырында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә тематикалы буклетлар һәм территориаль орган реквизитлары белән визиткалар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International