Яшүсмерләр өчен тәрбия чаралары үткәрелде

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Дәүләт һәм муниципаль структуралар хезмәткәрләре социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарның ялын оештыру, хокук бозуларын һәм җәмгыятькә каршы гамәлләрен профилактикалау буенча даими һәм максатчан чаралар уздыралар. «Социаль куркыныч хәл» статусына аларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыручы яки аларны карап тоту һәм тәрбияләү таләпләренә җавап бирмәүче балалар һәм яшүсмерләр ия. Шулай ук девиант тәртибенә тартылган һәм закон белән каршылыкта булган балигъ булмаганнар да бар.

Зәй муниципаль районының Яшьләр эшләре буенча идарәсе белгечләре төрле яшьтәге балалар белән «ял итү» дигән темага әңгәмә оештырдылар. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Эльвира Милочкина һәм «ФОРПОСТ » җәмәгать тәртибен саклау буенча Зәй территориаль яшьләр һәм мәктәп формированиеләре үзәге» директоры Алексей Алексеев яшүсмерләр белән әңгәмә үткәрде. Эльвира Милочкина балаларга Россиядә кулланучылар хокукларын яклау институтының барлыкка килү тарихы, аның үсеше турында сөйләде. Кулланучылар хокукларын яклауның төп максаты - кешеләрнең матди һәм әхлакый иминлеген, аларның сәламәтлеген саклау. «Форпост» үзәге директоры балалар белән «Бергәләп коррупциягә каршы» дигән темага әңгәмә корды. Коррупциянең аерым ихтимал очракларын карадылар һәм коррупциягә каршы законнарны бозган өчен җаваплылык турында фикер алыштылар.

3 декабрьдә билгеләп үтелүче Билгесез солдат көне алдыннан барлык җыелучылар да хәрби музейда булдылар. Бу - тынычлык хакына сугышта һәлак булган һәм исемнәре билгесез каһарманнарны искә алу мөмкинлеге.

Төрле органнар һәм хезмәтләр белән тыгыз элемтәдә эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International