Җинаять эше кузгатылды

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

01.12.2020 елда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы җибәргән материаллар буенча җинаять эше кузгатылды.

Агымдагы елның октябрендә, тикшерү барышында, территориаль орган хезмәткәре Яшел Үзән шәһәрендә яшәүченең алкогольле продукцияне законсыз сатуын ачыклады. Шул ук вакытта, элек әлеге гражданин Яшел Үзән шәһәр суды тарафыннан шундый ук хокук бозу өчен җаваплылыкка тартылган булган инде.

Югарыда бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә, материаллар РФ Җинаять кодексының 171.4 статьясында каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсен карау өчен Яшел Үзән районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгына җибәрелде.

Россия Федерациясенең 22.11.1995 ел, № 171-ФЗ Федераль законның 26 статьясы нигезендә, физик затлар тарафыннан, әлеге Федераль законда билгеләнгән очраклардан тыш, алкогольле продукцияне һәм (яки) йорт шартларында җитештерелгән продукцияне ваклап сату тыела.

Әлеге Федераль закон таләпләрен бозган юридик затлар, вазыйфаи затлар һәм гражданнар Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплы булалар (171-ФЗ номерлы Федераль законның 26 статьясындагы 3 пункты).

Алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз саткан өчен физик зат тарафыннан административ җаваплылык каралган.

Алкогольле һәм спиртлы продукцияне кабат саткан очракта, җинаять җаваплылыгы каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International