2020 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча шәһәренең мәдәният һәм ял паркында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация пункты оештырып үткәрде. Әлеге чара кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча район халкының кулланучылар белемен һәм үз-үзен яклау дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Чара барышында кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алыштыру (кире кайтару) турында нәрсә белергә тиешлеге, кредитка сатып алынган товарны ничек кире кайтарырга яки алмаштырырга, товарда җитешсезлекләр табылганда кулланучы үз хокуклары турында нәрсә белергә тиешлеге һәм башкалар турында аңлатмалар бирелде. «Халык контроле» системасы турында мәгълүмат бирелде.
Чара кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмати материаллар: белешмәлекләр һәм буклетлар тарату белән үрелеп барды.