Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенә «фанфуриклар» дип аталган спирт сату факты буенча гражданнардан кергән күп санлы шикаятьләр нигезендә, Химиклар проспекты, 44 адресы буенча урнашкан подвал бинасында полиция һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан контроль чаралар үткәрелде.
Әлеге адрес буенча спиртлы сыеклык сату факты расланса да, сәүдә объекты эченә эләгү җиңел түгел: ишек ябылган, ә сатучы сатып алучыны видео камерасы аша күзәтә. Чаллы шәһәрендә яшәүче бу кибет хуҗасына административ хокук бозу турында берничә тапкыр беркетмәләр төзелгән, әмма Чаллы кешесе үзенең законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеген дәвам итә.
- Шәхси эшмәкәрләргә штраф 10-15 мең сум тәшкил итә, гражданнарга азрак. 2020 елның 10 аенда спиртлы продукция әйләнеше буенча ачыкланган фактлар саны дүрт тапкырга арткан. 2019 елның 10 аенда биш факт ачыкланган булса, бу елның шул ук чорында – егерме бер факт, - дип шәрехли Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Гүзәл Әхмәтшина.
Түбән Кама районы буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә бу юнәлештә уңай динамикага ирешеп булды.