Инвалидлар декадасы кысаларында кулланучылар хокукларын яклау буенча тематик әңгәмә узды

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көнен үткәрү инвалидлар проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә, кеше хокукларын тулысынча һәм тигез үтәүгә һәм инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуына юнәлдерелгән.

Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Арча муниципаль районы Яңа Кенәр авылындагы «Мәрхәмәтлек үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә өлкән яшьтәге кешеләр өчен чара үткәрде.

Чарада катнашучыларга сатып алынган товарда яки хезмәт күрсәтүнең җитешсезлеген ачыклаганда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнар тарафыннан бирелгән хокукларны тормышка ашыру механизмнары  аңлатылды.

Тыңлаучыларның иң зур кызыксынуы башкаручының килешүен тиешенчә үтәмәве аркасында килеп чыккан зыянны каплау проблемалары белән бәйле иде. Товарларны сату өлкәсендә иң күп сораулар техник яктан катлаулы товарлар, компьютер техникасы, кәрәзле телефоннар, көнкүреш техникасы сыйфатына кагылышлы иде. Кулланучыларны, нигездә, товарда җитешсезлек ачыкланганда, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законында бирелгән хокукларны тормышка ашыру ысуллары кызыксындырды. Лекция ахырында кулланучы өчен төрле тематикалы буклетлар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы координатлары булган визит карточкалары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International