«Эдельвейс» гипермаркетында семинар үткәрелде

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

2020 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Оренбург тракты, 138 адресы буенча урнашкан «Эдельвейс» гипермаркетында кулланучылар базары мәсьәләләре буенча семинар-дежурлык үткәрде.

Семинар барышында катнашучылар игътибарына товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне куллану базары өлкәсендә, алкогольле продукция сату өлешендә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында төп мәгълүмат җиткерелде.

Катнашучы хезмәткәрләр һәм кулланучылар Россия Федерациясе Гражданнар кодексы, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы, «Мәҗбүри сертификатлаштырылырга тиешле продукциянең бердәм исемлеген раслау турында» 01.12.2009 ел, №982 Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары һәм ярашлылык турында Декларация кабул итү формасында раслана торган продукциянең бердәм исемлеген раслау турында «22.11.1995 ел, № 171-ФЗ Федераль закон нормалары, «этил спирты җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләти җайга салу турында» 22.11.1995 ел, № 171-ФЗ Федераль закон нормалары белән таныштылар һәм башка мәсьәләләр каралды.

Семинар барышында законнардагы соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып, алкогольле продукция белән эшләүгә аерым игътибар бирелде, шул исәптән БДАМСта тиешенчә исәпкә алу өлешендә дә. Семинар кысаларында Россия Федерациясе законнарының еш очрый торган бозылулары һәм конфликтлы хәлләрне җайга салу ысуллары каралды.

Кулланучылар хокукларын яклау, хезмәт күрсәтү культурасы мәсьәләләре дә актуаль булып тора.

Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товар турында, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабы бирү турында кирәкле мәгълүматның булу-булмавы турында таләпләр аңлатылды.

Агымдагы эпидемиологик хәлне истә тотып, семинар барлык гамәлдәге саклану чараларын исәпкә алып үткәрелде һәм хезмәткәрләргә шәхси саклану чараларын үтәү кирәклеге турында мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International