Балалар яки офис өчен сатып алынган канцелярия кирәк-яраклары ошамаган яки ниндидер сәбәпләр аркасында туры килмәгән яки сыйфатсыз булып чыккан икән, нишләргә? Мондый товарларны кире кибеткә кайтарып буламы? - мондый сорауларны еш кына гражданнар да, канцелярия товарлары сатучылары да бирә.
Шул уңайдан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, «Канцелярия» сәүдә челтәре бүлекләренең берсендә товарларның аерым төрләрен сату темасына профилактик чара үткәрде. Сатучыга алыштырырга яки кире кайтарырга ярамый торган сыйфатлы товарлар кагыйдәләре һәм исемлеге кулланучылар хокукларын яклау турында Закон һәм Хөкүмәтнең 55 номерлы карары белән билгеләнгән. Канцелярия товарлары мондыйларга керми, шуңа күрә аларны шундый ук товарга алмаштырырга мөмкин. «Кире кайтарылмый торган» эшләнмәләр исемлегенә китаплар, басма продукция, брошюралар һ. б. керә.
Канцеляриянең товар төре беренчел формада сакланган очракта, җитешсезлекләр һәм зыяннар булмаса, алмашырга мөмкин. Кулланучы товарны алмаштыру турында мөрәҗәгать иткәндә, сатучы куллану эзләре, механик зарарларның булу-булмавын тикшерергә хокуклы. Товарны кире кайтарырга нигез буларак, сатып алучы түбәндәге сәбәпләрне күрсәтә ала: үлчәме буенча туры килми; төсе канәгатьләндерми. Бу шартларны үтәгәндә кибет кире товарларны кабул итеп, башка канцелярия кирәк-яракларын сайларга тәкъдим итәчәк. Тиешле товар булмаган очракта, сатып алучы акчаны кире кайтару өчен гариза язарга хокуклы. Кулланучы, сатып алу көнен санамыйча, ундүрт көн эчендә бу сорауны хәл итә ала.
Товарны алмаштырырга, сатып алудан баш тартырга һәм тиешле сыйфатта булмаган теләсә нинди товар өчен кире акчасын алырга мөмкин.
Белгечләр сатучыларга бәхәсле сораулар килеп туган очракта Түбән Кама территориаль органына түләүсез консультация сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш итте, анда хезмәткәрләр закон бозмыйча, кулланучы мәсьәләсен хәл итү өчен нинди гамәлләр алгоритмын сакларга кирәклеге турында аңлатачаклар.