Фитнес-клубларда хезмәт күрсәтү буенча кулланучылар өчен белешмәлек

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Тренажер залларына һәм фитнес-клубларга сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләгән кешеләр йөри, бу спорт һәм физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләренең тиешле өлкәсен үстерүгә китерә.

Физкультура-сәламәтләндерү хезмәте - кулланучының сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, физик тернәкләндерү, шулай ук физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт ялын үткәрү ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча эшчәнлеге (п.3. РФ Дәүләт стандарты «ГОСТ Р 52024-2003. Физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт хезмәтләре. Гомуми таләпләр»).

Кулланучылар һәм хезмәтләрне башкаручы арасында хокуклар һәм бурычлар җаваплылыгы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законы (алга таба – РФ Законы), РФ Гражданнар кодексы, РФ Хөкүмәтенең «РФдә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләрен раслау турында» 1997 елның 15 августындагы 1025 номерлы карары, «ГОСТ Р 5224-2003 » РФ дәүләт стандарты җайга сала. «Физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт хезмәтләре. Гомуми таләпләр (алга таба - ГОСТ Р 52024-2003),» физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт хезмәтләре. Кулланучылар куркынычсызлыгы таләпләре. СП 2.1.2.3304-15 «Спорт объектларын урнаштыру һәм карап тотуга карата санитар-эпидемиологик таләпләр» һәм башка норматив хокукый актлар. Түләүле хезмәт күрсәтү килешүе буенча башкаручы заказчы теләге буенча хезмәт күрсәтергә, ә заказчы бу хезмәтләрне килешүдә күрсәтелгән срокларда һәм тәртиптә түләргә тиеш.

Шулай булгач, кулланучылар өчен нәрсә мөһим? Законның нинди конкрет статьялары һәм нормалары бар?

1) Кулланучының мәгълүматка хокукы. Кулланучылар игътибарына җиткерелә торган мәгълүматның составы һәм тәртибе РФ Законының 8 һәм 10 статьяларында, шулай ук 52024-2003 ГОСТ Р 5.2.9 п. билгеләнгән. Күрсәтелгән нормалар нигезендә, фитнес–клубларда хезмәт күрсәткәндә башкаручы кулланучыларга физик культура-сәламәтләндерү һәм спорт оешмасы һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турында тулы мәгълүмат бирергә тиеш, ул күрсәтелә торган хезмәтләр турында кулланучыларга хезмәт күрсәтү турында килешүләр төзегәндә җиткерелә: хезмәт күрсәтүченең адресы һәм исеме, күрсәтелә торган хезмәтләрнең исемлеге һәм бәясе, хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документлар исемлеге; хезмәт күрсәтү шартлары, тиешле хезмәт күрсәтү төрләре өчен медицина күрсәтүләре; физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт корылмаларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү, спорт корылмалары территориясендә тәртип кагыйдәләре, дисциплинар тәртип бозуларны булдырмау һәм хезмәт күрсәткәндә имгәнүләрне киметү; гомуми файдалану урыны, штаттан тыш хәлләрдә гражданнарның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре; медицина ярдәме пунктының урнашу урыны; хезмәт күрсәтүче персоналның квалификациясе турында.

2) Кулланучының фитнес–клуб хезмәтләреннән баш тарту хокукы. Кулланучы, башкаручыга әлеге килешү буенча фактта тотылган чыгымнарны түләү шарты белән, хезмәт күрсәтү турындагы шартнамәне үтәүдән теләсә кайсы вакытта баш тартырга хокуклы (РФ Законының 32 статьясы). Хезмәт күрсәтүдән баш тарткан очракта кулланучы үзенә күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләнгән акчаны кире кайтаруга исәп тота ала. Ә хезмәт күрсәтелсә, башкаручы Килешүнең үтәлүенә бәйле рәвештә аның фактик чыгымнарын каплый торган суммага хокуклы. Кулланучы гаебе белән килешүне үтәү мөмкин булмаган очракта (дәрес үткәрү) хезмәт тулы күләмдә түләнергә тиеш, башкаручы акчаны кире кайтармаска хокуклы (РФ ГК 781 ст. 2 ө.).

3) Хезмәтләр күрсәтүнең куркынычсызлыгына хокук. Кулланучылар хокукларын яклау турында РФ Законының 7 статьясы нигезендә, фитнес-клубларда спорт хезмәтләре һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү шартлары кулланучылар тормышы, сәламәтлеге һәм мөлкәте өчен һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз булырга тиеш.

4) Хезмәт күрсәтү сроклары. Әгәр килешү төзелгән һәм фитнес-клуб хезмәт күрсәтми икән, ә хезмәт күрсәтү вакыты билгеле түгел һәм килешүдә язылмаган икән, кулланучы килешүдән баш тартырга һәм акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Хезмәт күрсәтү срокларын бозган өчен башкаручы хезмәт күрсәтүләр бәясеннән 3% неустойка, чыгымнарны һәм мораль зыянны компенсацияләү рәвешендә җаваплы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International