Инвалидлар декадасы кысаларында Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай җирле оешмасы җитәкчесе белән очрашу оештырылды

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кулланучылар белемен арттыру максатыннан, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай җирле оешмасы җитәкчесе белән очрашу оештырды.

Быел яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуны булдырмау буенча чикләү чаралары үзгәрешләр кертте, җәмгыять әгъзаларын җыеп булмады. Нәтиҗәдә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча очрашу җитәкче белән генә һәм санитар-эпидемиологик нормаларга туры китереп үткәрелде.

Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган төрле тормыш хәлләре һәм актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International