Алексеевск районында яшәүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау һәм коррупциягә каршы тору өлкәсендәге законнарны аңлаттылар

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы һәм Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе белгечләре 9 декабрьдә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәнең күп функцияле үзәгендә консультация өстәле оештырды. Ул кулланучылар хокукларын яклау һәм коррупциягә каршы тору өлкәсендә законнарны аңлату максаты белән оештырылды.

Мөрәҗәгать иткән һәр кеше кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә консультация алды, шулай ук гражданнарга, үзләренә мәгълүм булган коррупция фактлары, аларны кылуга этәрә торган сәбәпләр һәм шартлар турында хәбәр итәргә мөмкинлек бирүче алымнар белән танышты. Гражданнар коррупциянең зыяны һәм аңа каршы көрәш алымнары турында «Ышаныч телефоны» һәм «Ышаныч тартмасы» кебек гамәлдәге элемтә каналлары турында белде.

Моннан тыш, КФҮтә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле белешмәлекләр, коррупциягә каршы тору буенча белешмәлекләр, шулай ук претензияләр һәм дәгъва гаризалары үрнәкләре белән танышырга һәм алырга мөмкин иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International