Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Теләче муниципаль районы Баландыш авылында территориаль орган компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте. Гражданнарны кабул итү кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нигезендә, кулланучылар белемен арттыру белән бәйле.
Чара барышында Баландыш авылында яшәүчеләрдән интернет-кибеттә товарларга заказлар белән бәйле сораулар алынды, чөнки күпләр интернет аша товарларга заказ бирә. Гражданнар әлеге чара өчен рәхмәт белдерделәр.
Гражданнарны кабул итү вакытында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, кулланучылар өчен файдалы мәгълүмат тупланган буклетлар таратылды.