Саба районы Яулаштау авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде

2020 елның 11 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль–инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов Саба районы Яулаштау авыл җирлеге бинасында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрделәр.

Авыл халкына алдан ук кабул итү турында тиешле белдерүләр аша хәбәр ителгән иде һәм алар билгеләнгән вакытта үзләрен кызыксындырган сораулар белән хезмәткәрләргә мөрәҗәгать иттеләр. Кабул итү барышында сыйфатсыз техника алу, телевизорны озак вакытка ремонтка тапшыру, тиешле сыйфатлы тонометрны алыштыру турында сораулар бирелде.

Барлык сорауларга да гражданнар гамәлдәге законнар нигезендә кылынырга тиешле гамәлләр турында җаваплар һәм тәкъдимнәр алдылар.

Чарада катнашучыларга товарлар сатып алганда игътибарлы булырга, сатып алына торган продукциянең яраклылык вакытына һәм саклау шартларына игътибар итәргә, сыйфатсыз һәм яраклылык вакыты чыккан товарлар сату фактлары турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына хәбәр итәргә киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International