10.12.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече, хезмәткәрләрне кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәгълүмат белән таныштыру максатыннан чыгып, Биектау муниципаль районының «Вертикаль» ҖЧҖ сәүдә оешмасында булды.
Семинар барышында катнашучыларга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне куллану базары өлкәсендә, алкогольле продукцияне сату өлешендә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.
Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат җиткерелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, №1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләренең төп нигезләмәләре.
Россия Федерациясе законнарының еш очрый торган бозулары һәм конфликтлы ситуацияләрне җайга салу ысуллары каралды.
Шулай ук катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар өчен товар чеклары бирү, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабы бирү турында таләпләр аңлатылды.