Балык Бистәсендә чаралар комплексы узды

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Балык Бистәсе районына барып кайтты.

Районда булу дәвамында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкка хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү һәм мәгълүмат бирү максатыннан чаралар комплексы үткәрелде.

Әлеге чаралар «Кама» ҖЧҖ һәм «Алтан» ҖЧҖ сәүдә объектларында дежур-консультацияләр үткәрүне, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен берничә семинарны үз эченә алды. Чаралар үткәрү барышында кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары, шул исәптән товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һәм РФдә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре аңлатылды, шулай ук «2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы каралды.

Кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга танышу өчен буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тапшырылды.

Казан территориаль органы белгечләре мониторингларны да читләтеп узмады - яңа ел алдыннан кайбер азык-төлек продуктларына бәяләр арту кулланучылар өчен аеруча актуаль. Кулланучылар кәрҗине һәм бәяләр турында җыелган барлык мәгълүмат, гомумиләштерү һәм алга таба анализ ясау өчен, оператив рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе аппаратына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International