Шундый девиз астында, 2020 елның 16 декабрендә Балтач районының Балтач ш.т.б. «Бәхет» ҖЧҖнең «Бәхет» сәүдә объектында икмәк һәм кондитер эшләнмәләре күргәзмәсе-презентациясе үткәрелде.
Презентациягә бик күп кулланучылар килгән иде, һәм барлык теләүчеләр күргәзмәдә тәкъдим ителгән кондитер әйберләрен татып карау, дегустацияләү һәм бәяләү мөмкинлегенә ия булдылар һәм яхшы бәя бирделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре әлеге чарада катнашты һәм республика кулланучылар базарында җирле җитештерүчеләрнең сыйфатлы, конкурентлыкка сәләтле товарларының өлешен арттыру, товарларны алга этәрү, халыкка мәгълүмат бирү буенча активлыкны арттыру темасына чыгыш ясады.
Җирле продукциянең барлык өстенлекләре - чималның натураль булуы, сыйфаты, һәрвакыт яңа гына эшләнгәнлеге аңлатылды.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә норматив актларның төп нигезләмәләре, аларны куллану тәртибе, норматив документлар таләпләрен үтәү; продукциянең куллану үзенчәлекләре һәм составы өлешендә кулланучылар өчен дөрес мәгълүмат бирү мәсьәләләре каралды.
Күргәзмә җирле продукцияне базарга чыгару һәм күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек булды.
Чара кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча буклетлар тарату белән дәвам итте.