Укучылар өчен дәрес-викторина үткәрелде

2020 елның 18 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Наталья Платонова Лениногорск шәһәренең 12 нче номерлы мәктәп-лицееның 8 сыйныф укучылары өчен «Үз белемеңне тикшер» дигән темага дәрес-викторина үткәрде. Дәреснең максаты - конкрет мәсьәләләрне хәл итү өчен алынган белемнәрне куллану сәләтен үстерү. Укучылар ике командага бүленде. Беренче этап итеп «Кулланучылар лингвистикасын белү» күнекмәсе үткәрелде. Аннан соң балалар «Кулланучылар тесты»н уздылар, анда түбәндәге сорауларга җавап бирделәр: кулланучы нинди срокта гарантия срогы белән товарларның җитешсезлекләре буенча мөрәҗәгать итә ала; сыйфатсыз товарны сатканда сатып алучының хокуклары нинди; кулланучы сезонлы товарларның җитешсезлекләренә карата нинди таләпләр куя ала; гарантия срогы кайсы көннән исәпләнә һәм башкалар.

Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы барлыгы 12 сорауга җавап бирергә кирәк иде. Алынган нәтиҗәләр буенча, ике команда да бер үк санда балл җыйды һәм дуслык җиңде. Шуңа да карамастан, барлык катнашучылар да Дәүләт алкоголь инспекциясе логотибы төшерелгән канцелярия товарлары белән бүләкләнде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, укучылар биремнәрне уңышлы үтәделәр, чөнки алар барысы да диярлек быел Кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадада катнаштылар, һәм алар өчен тема таныш иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International