Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, халыкның хокукый белемен арттыру, кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны куллану күнекмәләрен ныгыту максатыннан чыгып, Әлки районы Базарлы Матак авылында яшәүчеләр өчен чаралар комплексы үткәрде.
Күчмә чара авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча семинар-укулар, «Алып Хан» сәүдә үзәгендә дежурлык, КФҮ ДБУда һәм «Олимп» кибетендә консультация өстәлләре, пенсионерлар өчен лекция һәм «Наталья» иесмле чәчтарашханә хезмәткәрләре өчен семинар-укуны үз эченә алды.
Чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары һәм «2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре, Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.
Семинар барышында Башкарма комитет белгечләре белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 44 статьясын карадылар, аның нигезендә җирле үзидарә органнары кулланучыларның шикаятьләрен карарга, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирергә, кулланучылар хокукларын яклау (билгесез кулланучылар даирәсе) буенча судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Гадәттәгечә, хокукый белемне арттыру өчен кулланучыларга буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы номерлары тапшырылды.