«Шкаф ясарга заказ бирдек, әмма барлык сроклар да чыкты»: кулланучы нәрсәгә хокуклы?

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә Арча районында яшәүче бер ханым консультация сорап мөрәҗәгать итте: шәхси проект буенча шкаф-купе әзерләүгә заказ биргән. Килешүдә заказны үтәү срогы 20 көн дип билгеләнгән. Әмма күрсәтелгән вакыттан соң 1 айга узган инде. Без нәрсәгә хокуклы?

Бүлек белгече тарафыннан «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 28 маддәсен аңлатып, кулланучының дүрт вариантның берсен сайлап алу хокукы барлыгы турында аңлатма бирелде. Беренчесе - башкаручыга яңа срок билгеләү. Икенчесе - эшне башкарырга өченче затларга мөрәҗәгать итү яки аны үз көчләре белән башкарырга һәм башкаручыдан тотылган чыгымнарны кайтаруны таләп итәргә. Өченчесе - эшне башкаруга бәяне киметүне таләп итү. Һәм, ниһаять, дүртенче вариант - эшне башкару турындагы килешүне үтәүдән баш тарту. Сайлап алынган вариантларның теләсә кайсысында сезнең килешү буенча җиһаз ясау вакытын бозган өчен неустойкага хокукыгыз бар.

Әйтик, сез килешүне өзәргә булдыгыз ди. Бу очракта башкаручы сездән үз чыгымнарыгызны, шулай ук башкарылган эш өчен түләүне таләп итә алмый, ә акчаны тулысынча кире кайтарырга һәм неустойка түләргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International