Һәр кулланучы теге яки бу товарны сайлап алганда, сәүдә объектларында ярдәм сорап сатучыга мөрәҗәгать итә. Шуңа бәйле рәвештә, сатучы сәүдә, кулланучы хокуклары, сатучының бурычлары һ. б. өлкәсендә законнарны белергә тиеш.
2020 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Кукмара шәһәрендә урнашкан «Магнит» кибете хезмәткәрләре өчен семинар-уку үткәрде. Әлеге чараның максаты сатучыларга кулланучылар базары эшчәнлеген җайга салучы гамәлдәге законнарны аңлатудан гыйбарәт иде.
Семинарда катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат җиткерелде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләренең төп нигезләмәләре аңлатылды. Шулай ук сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне рәсмиләштерү һәм дөрес урнаштыру, сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасы турында мәгълүмат бирелде.
Халыкның кулланучылар белемен арттыру өчен барлык катнашучыларга да «Кулланучылар өчен белешмәлек», «Җирле продукциянең өстенлеге турында» буклетлар, газета таратылды.