Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшмәкәр Шәйхиева Г. Н.ның көндәлек товарлар белән сәүдә итүче сәүдә объектында, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, сатучылар һәм эшмәкәр өчен укулар үткәрде.
Уку барышында кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары аңлатылды, шулай ук товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде. Нәкъ менә сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләр билгеләү кагыйдәләре, оешма элмә такталары һәм товарлар турында рус телендә мәгълүмат булу, алкогольле продукцияне сату кагыйдәләре турында киңәшләр бирелде.
Чара ахырында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат тупланган брошюралар һәм буклетлар таратылды.