Кулланучылар хокукларын яклау буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан, 2020 елның 29 декабрендә Zoom платформасында видеоконференцэлемтә ярдәмендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм «Роспотребнадзор»ның ТР буенча территориаль органы хезмәткәрләре белән очрашу оештырылды. Чара барышында «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» 6 нчы озак сроклы максатчан программасын тормышка ашыру турында фикер алышынды.
2020 елда ике ведомство хезмәткәрләре кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен төрле профилактик чаралар үткәрделәр. Һәр оешма тарафыннан мөстәкыйль рәвештә күп эш башкарылды. Чарада катнашучылар 2020 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләделәр, кулланучылар хокукларын яклау системасын тәэмин итү һәм алга таба камилләштерү мәсьәләләрендә бердәм алымнар эшләделәр. 2021 елга Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне һәм Европа сыйфат атнасы кысаларында чаралар үткәрү чорында, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча уртак эш билгеләнгән. Киләсе елда муниципаль районнар сайтларында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарга кулланучыларны агарту һәм гражданнарга мәгълүмат бирү буенча материаллар урнаштыруга аерым игътибар биреләчәк.
Ике ведомство хезмәткәрләренең бердәм эшләве ведомство карамагындагы районнарда кулланучылар мәнфәгатьләрен комплекслы якларга мөмкинлек бирә.