ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов журналистларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Дүртенче ел рәттән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе массакүләм мәгълүмат чаралары арасында кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча конкурс үткәрә. Бүген республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

2020 елда конкурска республиканың төрле муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән 64 гариза керде, анда Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы ММЧ редакцияләре, телерадиокомпанияләрдән аерым авторлар да катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов журналистларны якынлашып килүче 2021 ел белән котлады, кулланучылар хокукларын яклау темасын актив яктырткан өчен рәхмәт белдерде.

«Татарстан Республикасында гражданнарның кулланучылар белемен арттыру буенча иң яхшы ММЧ редакциясе» номинациясендә Түбән Кама шәһәрендә чыгып килүче ҖЧҖ «Ваша газета» редакциясе җиңүче булды.

«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы интернет-басма» номинациясендә җиңүче дип - «Татмедиа» АҖ филиалының «Шәһри Казан» газетасы редакциясе табылды.

«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы публикация» номинациясендә - «Республика Татарстан» иҗтимагый-сәяси газетасының бүлек мөхәррире Фәридә Якушева җиңүче дип билгеләнде.

«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы радиосюжет (яки радиотапшыру)» номинациясендә - Наилә Гыйбадуллина («Яңа Гасыр» ТРК АҖ Болгар радиосы) җиңде;

«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы телесюжет (яки телетапшыру)» номинациясендә - «Татмедиа» АҖ филиалы - «НТР 24» телекомпаниясе табылды.

Моннан тыш, түбәндәге катнашучылар конкурс призерлары буларак билгеләп үтелде:

«Бик көчле әйтелгән!» номинациясендә җиңүчеләр - Гөлназ Газимова (Арча радиосы) һәм Эльвира Мозаффарова («Шәһри Казан » газетасы редакциясе);

«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктыртуда активлык өчен» номинациясендә - «Татмедиа» АҖ филиалы «Чистай-информ» интернет-басмасы редакциясе;

«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктыртуда оригинальлек өчен» номинациясендә - «Татмедиа» АҖ филиалы, «Әлмәт РТВ» телерадиокомпаниясе (Әлмәт районы);

«Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктыртуда үҗәтлек өчен» номинациясендә - «Татмедиа» АҖ филиалы «Зеленодольская правда» газетасы редакциясе бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International