2020 елда массакүләм мәгълүмат чаралары кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсында актив катнашты. Чистай территориаль органына караган районнардан массакүләм мәгълүмат чараларыннан 14 гариза керде. Журналистлар түбәндәге номинацияләрдә катнашты:
«Басма ММЧда иң яхшы публикация» номинациясендә 6 катнашучы;
«Татарстан Республикасында гражданнарның кулланучылар белемен арттыру буенча массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы редакциясе» номинациясендә 3 катнашучы;
«Иң яхшы интернет-басма» номинациясендә 4 катнашучы»;
1 катнашучы «Кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы радиосюжет (радиотапшыру)» номинациясендә үз көчен сынады.
Конкурс нәтиҗәләре буенча «Татмедиа» АҖ филиалы «Чистай-информ» интернет–басмасы редакциясе «Кулланучылар хокукларын яклау темасын яктыртуда активлык өчен» номинациясендә конкурс призеры дип табылды, грамота һәм сертификат белән бүләкләнде. «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасының баш мөхәррире Наталья Даниловага бүләкне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе Александр Панов тапшырды. Ул редакция коллективына кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырткан өчен рәхмәт белдерде.