64 флакон "фанфурик" тартып алынды

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсеннән административ тикшерү үткәрү өчен Түбән Кама кибетләренең берсендә дару формаларын әзерләү өчен 95% этанолның (халыкта “фанфурик” дип аталган) фармацевтика антисептик эретмәсен сату факты буенча материал алынды. Әлеге сәүдә объектында хуҗалык эшчәнлеген алып баручы шәхси эшмәкәр бу “пычрак” эш белән беренче тапкыр гына шөгыльләнми.

Кибеттә 64 флакон спиртлы сыекча хуҗасыннан тартып алынды. Әлеге факт буенча шәхси эшмәкәргә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзеләчәк һәм эш материаллары белән ТР Арбитраж судына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International