Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатыла торган «Мирас+» ҖЧҖ сәүдә объектында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, сатучылар өчен укулар үткәрде. Уку барышында кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары аңлатылды, шулай ук товарларның аерым төрләрен сатуның яңа Кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде. Укуда катнашучылар сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләр билгеләү кагыйдәләре, оешма һәм товарлар турында рус телендә мәгълүмат булдыру, алкогольле продукцияне сату кагыйдәләре турында киңәшләштеләр. Сатучыларның игътибары аеруча товарларның яраклылык срокларын контрольдә тотуны көчәйтүгә һәм сатыла торган товарларны саклау шартларын үтәүгә юнәлдерелде. Чара санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәп узды.
Чара ахырында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат тупланган брошюралар һәм буклетлар таратылды.