Гражданнарны кабул итү барышында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр кузгатылды

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

2021 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Карадуган авылында алкогольле продукция сату, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарны кабул итү, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә авыл җирлеге белгечләре өчен семинар-укулар үткәрделәр.

Чара кысаларында сәүдә өлкәсендә, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле очракларда аларны хәл итү юллары турында да сүз барды. Гражданнарны кабул итү барышында барлык мөрәҗәгать итүчеләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 ел, № 2463 карары белән расланган формалар, габарит, фасон, төсе яки комплектацияләү, күләмле буенча туры килмәгән товарларны кире кайтару яисә тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һәм башкалар нигезендә аңлатмалар бирелде.

Чаралар кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тарату белән тәмамланды.

Территориаль орган хезмәткәрләре шулай ук авыл җирлеге территориясендә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручы сәүдә объектларында да булдылар. Кулланучылар базары өлкәсендә закон бозуларны кисәтү максатларында товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре нигезендә тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International