Авылларда гражданнарны күчмә кабул итүләргә һәрчак ихтыяҗ бар

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

2021 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районының Троицкий Урай авыл җирлегендә яшәүчеләрне яңа елда беренче тапкыр күчмә кабул итү үткәрде.

Очрашу барышында гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының гомуми нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре аңлатылды. Кулланучылар үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр һәм төпле җаваплар алдылар.

Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы начальнигы шулай ук әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен дә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.

Күчмә кабул итүләр вакытында Казан һәм аның карамагындагы муниципаль районнар һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре гражданнар һәм кулланучылар белән аралашуның әлеге форматы инде традициягә әверелде. Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Чара барышында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны туплаган буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International