2021 елның 15 гыйнварында Татарстан Республиасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач шәһәр тибындагы бистәдә урнашкан «Каймак» кибетендә «Арча» ҖЧҖ хезмәткәрләре өчен белем бирү семинары үткәрде.
Кибет хезмәткәрләренә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы һәм 2463 номерлы «Ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре» Хөкүмәт карары таләпләре аңлатылды. Моннан тыш, мәгълүмат стендында кирәкле документлар булу буенча консультацияләр бирелде, сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыруның дөреслеге турында мәгълүмат бирелде. Төп басым сатыла торган азык-төлек товарларының сыйфатын раслый торган документлар булуга юнәлтелде.
Әлеге чара барышында сәүдә челтәренә китерелә торган азык-төлек товарларының сыйфаты, бәяләр һәм социаль әһәмиятле товарларга тәкъдим ителә торган бәяләр турында фикер алыштылар. Сатыла торган продукциянең яраклылык вакыты, алкогольле продукцияне, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен сату тәртибе, аларны сату режимы турында мәгълүмат бирелде.