Кукмара районы Түбән Искебаш авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү булды

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Кукмара районының Түбән Искебаш авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Шунда ук Кукмара районының Түбән Искебаш авыл җирлеге территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы сәүдә объектлары сатучылары өчен семинар үткәрелде.

Чара кысаларында сәүдә өлкәсендә, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле очракларда аларны хәл итү юллары турында да сүз барды. Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.202020 ел, №2463 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International