2021 елның 19 гыйнварында Лаеш районының Александровка авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова алкогольле продукция сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарны шәхсән кабул итте.
Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы башлыгы әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар үткәрде.
Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат тапшырылырга тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәве, ышанычлы үлчәү җиһазларының нинди документлар белән раслануы турында сөйләштеләр.
Күчмә кабул итү барышында сәүдә өлкәсендә, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле очракларда аларны хәл итү юллары турында да сүз барды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.202020 ел, №2463 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һ. б. нигезендә аңлатмалар бирелде.
Чара барышында мәгълүмати буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча килгән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге законнар нигезендә квалификацияле аңлатмалар бирелде.