Мәдәни чара файдалы үтте

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Традиция буенча, Арча шәһәрендә гаиләләр балалары белән төп чыршы мәйданчыгын ачу һәм ябу тантанасына да йөриләр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Равилә Йосыпова гаиләсе 2021 елның 15 гыйнварында чыршы шәһәрчеген ябу тантанасында катнашты. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне популярлаштыру, кулланучылар базарында конфликтлы хәлләр килеп чыкмасын өчен, ә алар килеп туган очракта - законнар нигезендә мәсьәләләрне хәл итү максатыннан, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация бирде.

Чара барышында, мәсәлән, түбәндәге сораулар бирелде:

- сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алыштыру, хезмәт күрсәтү срокларын бозу турында;

- яраклылык вакыты чыккан товарлар сатып алганда кая мөрәҗәгать итәргә;

- товарның сыйфатын тикшерү нинди срок эчендә үткәрелә;

Барлык катнашучыларга да кулланучы өчен файдалы мәгълүмат булган брошюралар һәм буклетлар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International