Яр Чаллы шәһәренең Комсомольск районында аз градуслы хәмер эчемлекләренә мониторинг үткәрелде

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре сырага мониторинг үткәрде.

Яр Чаллы шәһәренең Комсомольск районында сыраны ваклап сатучы уннан артык кибет бар. Белгечләр «АБ ИнБев Эфес» АҖ, «Булгарпиво» ААҖ җитештергән сыра һәм «Белый Кремль» сыра кайнату заводы продукциясен өйрәнделәр. Ассортиментка һәм минималь ваклап сату бәясен үтәүгә аерым игътибар бирелде.

Мониторинг барышында кибетләрдә кибет җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән консультация эшләре алып барылды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп маддәләре, РФ Хөкүмәтенең 55 номерлы карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре бүлекләре аңлатылды. Белгечләр тарафыннан кулланучылар базары өлкәсендәге сорауларга квалификацияле җаваплар бирелде.

Мондый күчмә чаралар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан даими рәвештә үткәрелә.

Эшмәкәрләр һәм сәүдә объектлары җитәкчеләре, шулай ук халык кулланучылар базары өлкәсендә килеп туган барлык мәсьәләләр буенча кайнар линия телефонына 8 (8552)71-43-03 мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International