Кулланучы игътибарына: төзек булмаган көнкүреш техникасын ничек алыштырырга?

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Үтүк - йорттагы иң кирәкле электр приборларының берсе, әмма анда, көнкүреш техникасының теләсә кайсы предметындагы кебек үк, төзексезлекләр булырга. Мәсәлән, сез җиһазны электр челтәренә тотыштырдыгыз, күпмедер вакыт көттегез һәм аңладыгыз - уүтүк элеккечә үк салкын. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә нәкъ менә шул сәбәп белән Арча шәһәрендә яшәүче бер ханым мөрәҗәгать итте. Кулланучы үтүк сатып ала һәм аннан берничә тапкыр гына файдаланып кала, кинәт кенә прибрда җитешсезлек килеп чыга. Үтүкләү вакытында янган ис сизелде һәм үтүк җылынудан туктады, дип сөйли кулланучы.

Бүлек белгече тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларын аңлату буенча консультация бирелде, шулай ук сыйфатсыз товарны шундый ук сыйфатлы товарга алыштыруга дәгъва төзүдә ярдәм күрсәтелде.

Әгәр кулланучы хокуклары бозылу һәм аларны яклау гамәлләре турында сорауларыгыз булса, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләренә 8(84366) 3-28-93 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International