Саба районының Шәмәрдән авылында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында яшәүчеләр өчен гражданнар кабул итү оештырылды һәм үткәрелде. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов катнашты.

Гражданнарны кабул итү кысаларында белгечләр кулланучылар базары, алкогольле һәм спиртлы продукция сату өлкәсендә закон мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат бирделәр, кулланучылар базарында үз-үзеңне мөстәкыйль һәм грамоталы тотуның тотрыклы күнекмәләрен формалаштырдылар. Гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, шул исәптән, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 ел, №2463 карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре нигезендә, үз хокукларын тормышка ашыру тәртибе аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International