Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районында урнашкан «Балкыш» «Реабилитация үзәгендә» өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашу оештырды.
Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый белемне арттыру максатларында күргәзмә һәм мәгълүмати әсбаплар, белешмәлекләр, буклетлар тәкъдим ителде, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 ел, №2463 карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре нигезендә үз хокукларын тормышка ашыру тәртибе аңлатылды.