Ведомство буйсынуындагы районнар башлыклары һәм полиция җитәкчеләре «Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә 25 ел» дип аталган истәлекле билгеләр белән бүләкләнде

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Чистай территориаль органы  начальнигы Александр Панов ведомствога караган барлык район башлыклары һәм полиция бүлекләре җитәкчеләре белән эшлекле очрашуларда катнашты, анда аларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең ведомство бүләкләре тапшырылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов боерыгы нигезендә, сатыла торган алкогольле продукциянең сыйфатына дәүләт контроле мәсьәләләрен хәл итүдә һәм Татарстан Республикасы кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе оешуга 25 ел тулу уңаеннан «Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә 25 ел» дип аталган билге белән бүләкләнде:

Иванов Дмитрий Алексеевич - Чистай муниципаль районы башлыгы;

Денисов Олег Геннадьевич - Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлек башлыгы;

Демидов Сергей Анатольевич - Алексеевск муниципаль районы башлыгы;

Әхмәтҗанов Радик Ринат улы - Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлек башлыгы;

Никошин Александр Федорович - Әлки муниципаль районы башлыгы;

Насыйбуллин Ришат Ринат улы - Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлек  начальнигы;

Козлов Вячеслав Михайлович - Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы;

Жирнов Эдуард Алексеевич - Россия Эчке эшләр министрлыгының Яңа Чишмә районы буенча бүлек башлыгы;

Әхмәтшин Алмаз Сәлим улы - Нурлат муниципаль районы башлыгы;

Гаврилов Леонид Валерьевич - Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлек башлыгы;

Мөхәммәтов Фәргать Вагыйз улы - Спас муниципаль районы башлыгы;

Иванов Александр Геннадьевич - Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча бүлек башлыгы.

Тэги: бүләкләү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International