Безнең һәркайсыбыз да диярлек, үз шәхси йортында яшәргә хыяллана, бигрәк тә әгәр анда тормыш итү өчен барлык уңайлыклар тудырылган булса. Йортка ия булырга карар кылгач, безнең алга сорау клеп баса: төзелеш компаниясе белән килешү төзергәме, яисә йортны үзебез төзибезме?
Бер Түбәнкамалы күптәннән агач буралы үз йорты турында хыялланган. Һәм менә ул Түбән Кама сәүдә үзәкләренең берсендә яхшы һәм сыйфатлы агач бура тәкъдим иткән фирма рекламасына юлыга. Реклама белән кызыксынып офиска килә, алар анда телдән генә бура салу сроклары һәм шартлары сөйләшәләр. Күпмедер вакыт узгач, кулланучы булачак хезмәт күрсәтү турында телдән генә сөйләшүненең дөрес түгеллеген аңлый. Эш башкаручыга берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәннән соң, ниһаять килешү төзүгә ирешә. Анда якларның хокуклары һәм бурычлары язылган була. Заказ бирүче бура бәясенең 50%ын алдан түләп куйган һәм килешенгән сроклар җитүне көтә. Кулланучы сүзләренә караганда, ул тиешле вакытка ял алган. Тик билгеләнгән вакыт җиткәч могҗиза булмый кала, төзүче йөкләмәләрен үтәми. Түбәнкамалы язма рәвештә яңа сроклар билгеләргә мәҗбүр була. Бары тик бу сроклар да бозылган. Моннан тыш, башкаручы заказ бирүчедән кача башлый. Кулланучы килешү төзелгән офиска килә һәм килешүне өзү, алдан түләнгән акччаны кире кайтаруны таләп итеп мөрәҗәгать итә. Башкаручы исә заказчы түләгән бәядән ун процент күләмендә неустойка тотып калган. Үзен «үзмәшгүл» дип атаган эш башкаручы, дөресерәге эшне башкармаучы белән уңышсыз сөйләшүләрдән соң, кулланучы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә мөрәҗәгать итте.
Кулланучыдан язмача мөрәҗәгать кабул ителде. Әлеге хәл буенча, эшмәкәргә рәсми запрос җибәрелде, анда белгечләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 28 статьясы нигезендә, эшне башлау яки тәмамлау (хезмәт күрсәтү) вакыты бозылган очракта, кулланучы үз теләге белән түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы икәнлеген аңлата: эш башкаручыга яңа срок билгеләргә; эшне башкаруны (хезмәт күрсәтүне) өченче затларга тиешле бәя белән йөкләргә яисә аны үз көчләре белән башкарырга һәм башкаручыдан тотылган чыгымнарны каплауны таләп итәргә хокуклы; эшне башкару (хезмәт күрсәтү) бәясен киметүне таләп итәргә; эшне башкару (хезмәт күрсәтү) турындагы килешүне үтәүдән баш тартырга. Кулланучы шулай ук эшне башкару (хезмәт күрсәтү) срокларын бозуга бәйле рәвештә үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы. Кулланучының түләнгән акчалата суммасын кире кайтару һәм килешүне үтәүдән баш тартуга бәйле рәвештә китерелгән зыянны каплау турындагы таләпләре, тиешле таләп куелган көннән алып ун көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш. Шулай ук хезмәт күрсәтүләрне башкаручы адресына соратып алганда, хезмәткәрләр аңлатканча, РФ Граждан кодексының 23 статьясы нигезендә, эшмәкәрлек эшчәнлеген юридик зат оештырмыйча гына башкаручы граждан, ул төзегән килешүләргә карата эшмәкәр булып тормавына сылтама ясарга хокуклы түгел. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон үз продукциясен җитештерүчеләргә һәм (яки) сатучыларга, эшләр башкаручыларга һәм Россия территориясендә гражданнарга (шул исәптән үзмәшгүл гражданнарга) хезмәт күрсәтүчеләргә кагыла. Үзмәшгүл граждан физик яки юридик затка сатылган товарны кире кайтару һәм алмаштыруга бәйле сораулар барысы да эшмәкәр яки оешмадагы кебек башкарыла. Сатып алучының нигезле дәгъвалары булган очракта, сатучы продуктны алмаштырырга яки аның өчен акча чараларын кире кайтарырга (эшне яңадан эшләргә, хезмәт күрсәтүне тулыландырырга) тиеш.
Беркадәр вакыттан соң, канәгать калган кулланучы башкаручы тарафыннан нигезсез түләттерелгән сумманы кире кайтаруын хәбәр итте.