Чираттагы семинар барышында кибет хезмәткәрләренә законнардагы үзгәрешләрне аңлаттылар

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе алдына куелган бурычларны хәл итү өчен Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан даими рәвештә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалауга һәм булдырмауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Бу юлы бүлек хезмәткәрләре «Колор» кибете сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлату буенча чираттагы семинар-укулар оештырылды.

Чара барышында сәүдә предприятиесе хезмәткәрләренә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары аңлаттылар, РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары үз көчен югалтуга бәйле рәвештә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар өлкәсендәге үзгәрешләр каралды. Кулланучының товарны ремонтлау яки алыштыру чорында үзенә шундый ук товарны бушлай бирү турында таләбе кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеген, шулай ук алмашырга тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеген җентекләп карадылар.

Әңгәмә барышында бүлек белгечләре үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Чара ахырында белемнәрен арттыру максатларында кибет хезмәткәрләренә буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International