Арча шәһәренең күп функцияле үзәгенә килүчеләр кулланучылар белемнәре алдылар

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2021 елның 27 гыйнварында «Күпфункцияле үзәк» дәүләт бюджет учреждениесенең Арча районы филиалы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Биектау, Арча, Әтнә, Балтач районнары буенча баш белгече Фәния Сабирова һәм Арча муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге баш белгече Гөлнара Әхмәтшина белән берлектә күчмә чара үткәрделәр. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге тарафыннан, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат бирү дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән сөйләшүләр узды.

Күп функцияле үзәккә дәүләт хезмәтләре күрсәтүне сорап килгән гражданнарга кулланучылар законнары нигезләре, товарлар (хезмәт күрсәтүләр) сатып алганда килеп чыккан конкрет тормыш хәлләрендә үз-үзеңне дөрес тоту мисаллары, претензия бирү тәртибе һәм аларны карау сроклары аңлатылды. Товарда җитешсезлекләр килеп чыккан яки сыйфатсыз хезмәт күрсәтү һәм сыйфатсыз товарны алыштыру очракларында гамәлләр алгоритмы җиткерелде. Чара барышында килеп туган сораулар буенча консультацияләр бирелде.

Даими рәвештә халыкка өстәмә мәгълүмат бирү һәм консультацияләр үткәрү җәмгыятьтә базар һәм эшкуарларга нигезле рәвештә кулланучылар белемнәрен күрсәтергә сәләтле цивилизацияле, аңлы кулланучылар катламын формалаштыруга ярдәм итә.

Белемнәрне ныгыту өчен «Кулланучы өчен белешмәлек» буклетлары, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм территориаль орган реквизитлары белән визиткалар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International