Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре «Чаллы икмәге» ҖЧҖ кибетенә килүче кулланучылар өчен аңлату чарасы үткәрде. Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нормалары, законнардагы үзгәрешләр, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре каралды.
Катнашучыларга товарны кире кайтару мәсьәләсе буенча киңәшләр бирелде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының 25 статьясы аңлатылды, кулланучы, сатып алынган көнне санамыйча, ундүрт көн дәвамында формасы, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе буенча туры килмәгән товарны шундый ук товарга алыштырырга хокуклы.
Әңгәмә ахырында кулланучылар белемен арттыру өчен мәгълүмати буклетлар тапшырылды.