Азык-төлек кибете хезмәткәрләре өчен семинар үткәрелде

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

28.01.21 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре «Арслан» ҖЧҖдә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәгълүмат белән таныштыру максатыннан белем бирү семинары үткәрде.

Семинар барышында катнашучыларга товарларны һәм хезмәтләрне куллану базары өлкәсендә, алкогольле продукцияне сату өлешендә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.

Россия Федерациясе законнарын еш очрый торган бозулар һәм конфликтлы ситуацияләрне җайга салу ысуллары каралды.

Шулай ук катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар өчен товар чеклары бирү, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында таләпләр аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International