Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе алдында торган бурычларны тормышка ашыру кысаларында Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре азык-төлек товарлары, шулай ук сыра һәм сыра эчемлекләрен сату өлкәсендә үз эшчәнлеген алып баручы ИП Акифьев А.А. («Золотая кружка» кибете) өчен чара оештырды.
Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан мондый чаралар даими үткәрелеп тора, алар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалауга һәм булдырмауга юнәлдерелгән.
Чара барышында сәүдә предприятиесе хезмәткәрләренә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары аңлатылды, РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары үз көчен югалтуга бәйле рәвештә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар өлкәсендәге үзгәрешләр каралды. Кулланучының товарны ремонтлау яки алыштыру чорында үзенә шундый ук товарны бушлай бирү турында таләбе кагылмый торган озак файдаланудагы товарлар исемлеген, шулай ук алмашырга тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеген җентекләп карадылар.
Эшмәкәр эшчәнлегенең юнәлешенә бәйле рәвештә, тәкъдим ителгән сыра һәм сыра эчемлекләре ассортиментына мониторинг үткәрелде. Әлеге сәүдә объектында кулланучыга сыраны ваклап сату оештырылган, шуңа күрә Татарстан Республикасы территориясендә кегларны маркировкалау буенча Эксперимент үткәрү турында мәгълүмат җиткерелде.
Кулланучының аерым таләпләрен карау сроклары, претензияләр һәм шикаятьләрне карау сроклары да читләтеп үтелмәде.
Кулланучыларга хезмәт күрсәткәндә битлек режимын үтәү кирәклеге турында тагын бер искәртү булды - хәзерге вакытта әлеге кагыйдәләр саклана. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуны булдырмау чаралары турында» 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карары әле дә гамәлдә булып тора, димәк, Татарстан Республикасының барлык гражданнары әлеге норматив-хокукый актны үтәргә тиеш.