Шәһәр базары эшкуарларының мөһим мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре атна саен базарларда дежур торулар, сәүдә үзәкләрендә консультация өстәлләре, мәктәп укучылары һәм өлкән буын белән очрашулар үткәрәләр. Мондый чаралар шәһәр халкының хокукый белемен арттыру максатыннан үткәрелә. «Алан» базарында бүлек хезмәткәрләре тарафыннан чираттагы чара үткәрелде. Ел җанлы башланды һәм эшмәкәрләр сәүдә өлкәсендә үзләре өчен мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Белгечләр кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр турында сөйләделәр, аерым алганда, дистанцион һәм комиссион сәүдә, автоматлар аша товарлар сату үзенчәлекләре тикшерелде. Эшмәкәрләр барлык сорауларга да бүлек белгечләреннән квалификацияле җаваплар алдылар.

Кулланучылар да игътибардан читтә калмады. Чара үткәрү кысаларында аларга кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә «Үрнәкләр буенча товарлар сату», «Таләпләр кую сроклары», «Тиешле сыйфатлы товарны алмашуга һәм кире кайтаруга кулланучы хокукы», «Товарга экспертиза үткәрү», «Текстиль, трикотаж, тегү һәм мех товарларын һәм аяк киемнәрен сату үзенчәлекләре» темаларына мәгълүмати белешмәлекләр таратылды. Белешмәлекләрдәге мәгълүмат тар юнәлешкә ия - кулланучыга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзен кызыксындырган сорау буенча тиз арада җавап алырга һәм аны нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Яр Чаллы шәһәре халкының кулланучылар белемен арттыруда хезмәттәшлек иткән өчен «Алан» шәһәр базары җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International