Балтач районында чираттагы күчмә кабул итү үткәрелде

2021 елның 5 феврале, җомга

Агымдагы елның 4 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча Балтач муниципаль районының Борнак авылында чираттагы күчмә кабул итү үткәрде.

Очрашуда сыйфатлы товарларны алыштыру һәм кире кайтару очракларында кулланучылар хокукларын яклауга, товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү срокларына, товарга экспертиза үткәрүгә, кулланучының теге яки бу таләпләрен канәгатьләндерү срокларына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Алкогольле продукцияне сату үзенчәлекләре һәм яраклылык вакыты чыккан азык-төлек товарларының сыйфаты һәм аларны сату проблемалары буенча фикер алыштылар. Авыл халкына товар һәм сатучы турында нинди мәгълүматны кичекмәстән алырга, этикеткаларны ничек дөрес укырга һәм товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр базарында барлыкка килгән төрле конфликтлы ситуацияләрдә үз-үзләрен ничек якларга хокуклы булулары турында сөйләделәр.

Тыңлаучыларга алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендә законнардагы соңгы үзгәрешләр, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының гомуми нигезләмәләре һәм төп закон актлары җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International